Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 февраль 2021, 17:19

Пенсиягә иртәрәк ...

.


Хезмәт министрлыгы яңа проект әзерләгән. Пенсиягә иртәрәк чыгу мөмкинлеген бирә торган стажга профессиональ уку һәм өстәмә белем алу чорларын да кертергә ниятлиләр.
Министрлык әлеге карар проектын хөкүмәткә юллаган, дип яза «Российская газета». Үзгәрешләр табиблар, укытучылар, җәмәгать транспортында эшләүчеләргә кагыла. Хәзергә стажга кеше тулы көн эшендә булган чор, шулай ук больничныйда яки түләүле ялда һәм декрет ялында булган вакыт кына керә. Укуга киткән чор стажга керми.

Сүз уңаеннан: Россия Президенты Владимир Путин 2020 ел башыннан гына түгел, ә алдагы еллардагы стаж турындагы язмаларны да электрон хезмәт кенәгәсенә кертү мөмкинлеге бирә торган канунга кул куйды.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/pensiyag-irtrk-chygachaklar
Фото: finance.rambler.ru
Читайте нас: