Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
19 гыйнвар 2021, 14:16

Юбиляр

Яңа Кәлчер авылыннан Тәскирә Зәйнулла кызы Карюкова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Озын гомерле әби-бабайлар - авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, жиңел генә булмаган. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү - болар барысы да 80, 90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар. Бу көннәрдә авылыбызның хөрмәтле кешесе, хезмәт ветераны Тәскирә Зәйнулла кызының да 90 яшьлек күркәм юбилее булып үтте. Аны котларга Яңа Кәлчер авыл советы биләмәсе башлыгы Раил Рәшит улы Диваев килде. Матур котлау сүзләре белән Русия Президенты В.Путинның котлау открыткасын тапшырды. Юбилей көнен искә алсын, дип йомшак тастымал бүләк итте. Тәскирә Зәйнулла кызының Мөдәрис Миңлегалим улы белән бергә дөнья көтүләренә гыйнвар аенда 70 ел булып үтте, кызганычка каршы, язылу вакыты гына соңлап язылган. Көзгә, сентябрь аенда, күркәм юбилейлары белән тагын котларга килербез. Алар 5 бала тәрбияләп үстерделәр.
Тәскирә әби оныкларының уңышларына куанып, ә оныклары аның белән горурланып яшиләр. Бүгенге көндә 90 яшен тутырган Тәскирә әбинең авылдашлары, туганнары, күршеләре алдында абруе зур. Балалары өчен ул кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле әби. Бүгенге көндә Тәскирә әби тормыш иптәше белән улы Мөнир, килене Эльвира тәрбиясендә яши. Юбилей көнендә аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез.
Чыганак: https://vk.com/club47772492?w=wall-47772492_2244%2Fall
Читайте нас: