Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 март 2021, 16:26

Юллар яктыртылачак

.

Бу трасса буйдан-буйга яктыртылачак.
2021 елда Башкортстанда Р-240 трассасы буйлап барлык торак пунктлар яктыртылачак.
Моның өчен "Приуралье" идарәсе заказы буенча биредә 167 километрлы кабель линиясе салынган һәм 5 меңнән артык яктырту терәге урнаштырылган.
2020 ел ахырында участокта вакытыннан алда 16 чакрымнан 26 чакрымга кадәр яктырту нокталарын тоташтырдылар. Бу - аэропортка Булгаково авылына кадәр борылыштан башлана. Ясалма электр яктырткычын кертү өлешләп башкарылачак. Алдагы тоташтыру 2021 елның җәендә планлаштырыла. Нәтиҗәдә, Башкортстанда Р-240 трассасында барлык торак пунктлары да балкып торачак. Уфадан алып Стәрлетамак шәһәренә кадәр, шулай ук Николаевка, Җиргән, Мәләвез, Ольховка, Әскар, Иске Мораптал, Яңа Мораптал торак пунктлары, тимер юл кичүләре һәм күпер корылмалары турында сүз бара.
Барлык төзелеш-монтаж эшләрен 2021 ел ахырына кадәр төгәллиячәкләр. Юлчылар бу чара Р-240 Уфа - Ырынбур трассасы буенча имин һәм уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән башка эшләр белән берлектә, юл-транспорт һәлакәтләре күләмен минимумга җиткерергә мөмкинлек бирәчәк, дип ышана.
Әлеге башлангыч Русия Президенты билгеләгән "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруның да бер юнәлеше булачак.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bilgele-bilgesez-d-nya/Yullar-yakti-b
Фото: Ufa-news.net
Читайте нас: