Барлык яңалыклар

Кызыл чөгендерне тиз генә ничек пешерергә?

.

Гадәттә, кызыл чөгендер озак пешә, аңа суын өстәп торасы, чәнечке белән тишкәлисе була.
Беренче ысул
Кызыл чөгендерне гадәти ысул белән пешерергә дә сап-салкын суга салырга. Ул бик тиз йомшый. Чөгендерне әрчемичә, 30 минут чамасы пешерергә. Аннары кәстрүлне уттан алып, кайнар суны түгәргә дә салкын су салырга.
Икенче ысул
Чөгендернең кабыгын әрчеп, өч-дүрт кисәккә турарга, пароваркага салырга. Шунда 1-1,5 сәгать пешерергә. Тиз дә түгел кебек, ләкин су өстисе, чәнечке белән тишкәлисе булмый.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/21-03-2021/kyzyl-ch-genderne-tiz-gen-nichek-peshererg-5813989.
Фото: https://yandex.ru/images/search?text=%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D1%8F%20%D0%B2%D0%BA%D1%83%D1%81%D0%BD%D0%BE%D0%B9%20%D1%81%D0%B2%D0%B5%D0%BA%D0%BB%D1%8B&stype=image&lr=20680&source=wiz&p=1&pos=69&rpt=simage&img_url=https%3A%2F%2Favatars.mds.yandex.net%2Fget-zen_doc
Читайте нас: