Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 февраль 2021, 15:13

Аптекаларның эш графигы расланды

.

Республика халкын дарулар белән өзлексез тәэмин итү өчен, 23 февральдә һәм 8 мартта, республиканың үзәк район аптекалары, "Башфармация" дәүләт унитар предприятиясенең бүлекчәләре, ким дигәндә бер эш сменасы эшләячәк, дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Барлык аптекаларга да кирәкле дарулар һәм башка медицина кирәк-яраклары тупланачак. Дарулар белән тәэмин ителү медицина оешмаларының алдан бирелгән заявкалары буенча башкарылачак.
22 февральдә Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм медицина оешмалары җитәкчелегенең кизү торуы оештырыла.
Поликлиникалар түбәндәге режимда эшләячәк:
- 20 февральдә эш көне бер сәгатькә кыскартыла;
- 21 февральдә ашыгыч ярдәм хезмәте 16.00 сәгатькә кадәр шалтыратулар буенча эшли;
- 22 февральдә шимбә расписаниесе буенча - 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, шалтыратулар кабул ителә һәм ашыгыч ярдәм күрсәтелә;
- 23 февральдә бәйрәм эш графигы буенча - 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр шалтыратулар кабул ителә һәм ашыгыч ярдәм күрсәтелә.
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-lam-tlek/Daruhan-l-rne-esh-grafigi-rasl
Фото:
bash-apteka.ru
Читайте нас: