Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 август 2019, 11:16

Урамнарга теркәүчеләр чыга

Августта районда 2020 елгы Бөтенрусия халык санын алуны үткәрүгә әзерлекнең мөһим этабы башлана.

Торак пунктлар урамнарына теркәүчеләр чыгачак. Аларның максаты йорт адреслары исемлекләрен һәм картография материалларын тәртипкә китерү. Бу әзерлек эшләре 2020 елгы Бөтенрусия халык санын алу вакытында халыкның тулы исәбен алуны тәэмин итәчәк. Алар 1 -30 августта йортларга кереп йөриячәкләр.
Теркәүчеләр халык исәбе алу программасы буенча сораштыру үткәрми, ләкин йортта яшәүчеләр саны белән кызыксынырга,йорттагы фатирлар санын аныкларга, идарә итүче компания исемен һәм йортның милекче оешмасын ачыкларга мөмкиннәр. Аларның фамилиясе, исеме, атасының исеме күрсәтелгән, вәкаләтләрен раслаучы махсус таныклыгы булачак.
булырга тиеш.
С.Цуканов,
халык исәбен алуны үткәрү буенча комиссия рәисе.
Читайте нас: