Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 август 2019, 11:11

Авыргазылылар район хакимиятенә күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә

Бу елның алты аенда район хакимияте башлыгына барлыгы 701 мөрәҗәгать булган, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 109 га күбрәк.

Елның беренче яртысында гражданнарны нәрсәләр борчыган соң?
Бу елның алты ае эчендә район хакимияте башлыгына барлыгы 701 мөрәҗәгать булган, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 109 га күбрәк.
Анализ шуны күрсәтте: район халкы өчен көнүзәк булып җир мәсьәләсе тора (287 мөрәҗәгать). Бу шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен һәм шәхси торак төзү өчен җир бүлү . Торак мөсьәләсе буенча 42 мөрәҗәгать кабул ителгән.
- Башкаручылар мөрәҗәгатьләрдәге мәсьәләләрне һәрвакытта да тулысынча хәл итми. Тиешенчә аңламагач, гражданнар башка инстанцияләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр, - дип хәбәр итәләр район хакимияте сайтында.
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: