Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 август 2019, 01:31

Башкортстанда укучы балалалары булган, күпбалалы, аз тәэмин ителгән гаиләләргә нинди льготалар каралган?

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайда хәбәр итүләренчә, беренчедән, ата-аналар мәктәп формасы сатып алган чыгымнарга компенсация ала.

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайда хәбәр итүләренчә, беренчедән, ата-аналар мәктәп формасы сатлган чыгымнарга компенсация ала. Ул ике елга бер бирелә. Икенчедән, балалар мәктәп ашханәсендә бушлай тукланалар.
Беренче сыйныфка барганнар өчен уку елы башланганчы уку әсбаплары салынг ан портфель бирелә.
Льготалар өчтән артык балигъ булмаган (18 яшькә кадәр) балалар тәрбияләүче гаиләләргә каралган. Аларның айлык кереме уртача яшәү минимумыннан артмаска тиеш.
Моны алу өчен бала укыган мәктәпкә тиешле документларны алып килергә кирәк.
Мәктәп формасына компенсация алу өчен гариза язырга, аз тәэмин ителгән гаилә статусын раслаучы белешмә, магазин чегын күрсәтү мотлак.
Башинформ.
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: