Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 август 2019, 21:52

Башкортстанда алкоголь бәйлелегеннән интеккән ата аналарны реабилитацияләү буенча проект эшли башлады

Аңа фән, мәгариф һәм мәдәният буенча Федерация Советы комитеты рәисе урынбасары, Башкортстаннан сенатор Лилия Гомәрова старт бирде.

Аның сүзләре буенча, ел саен меңләгән ятим калган баланың 70 проценты “социаль ятим”.
- Социаль ятимлекнең төп сәбәбе – алкоголизм. Без нәкъ шуның өчен барлык көчне җыеп, туган гаиләсен саклап һәр балага ярдәм итәргә булдык, - диде ул.
«Минем гаиләм» проекты алкоголь белән кирәгеннән артык мавыккан ата-аналарны реабилитация үткәрүгә юнәлтелгән. Мәсәлән, быел республиканың социаль приютлары шундый гаиләләрдән 400 баланы кабул иткән дә инде.
Сенаторның сүзләренә караганда проект балалары бирегә урнашкан ата-аналарының 80 процентын дәвалауны күзаллый. Моннан тыш, аны авыр тормыш хәлендә калган һәм белгечләр ярдәмендә моны җиңәргә теләкләре булган ата-аналар да ала ала.дәвалауны
Проект яшәгән урыннарына чыгып мондый гаиләләрне ачыклый , дәвалауга һәм реабилитация үтәргә өндиячәк. Гаилә хезмәте белгечләре гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең аерым программасын төзи. Проект нәтиҗәле булсын өчен монда катнашкан сәламәтлек саклау учреңдениеләре, “Гаилә” үзәге, опека органнары белгечләре махсус әзерләнәк.
- Бу гади мәсьәлә түгел. Ләкин бу проектта катнашучыларның 75 проценты, дәвалау һәм социаль реабилитация үткәч тормышлары җайланыр, дип өметләнәсе килә. Бу эштән муниципалитетлар, авыл советлары, мәктәпләр, дәваханәләр, күршеләр дә читтә калмасын иде. Нәтиҗәдә йөзләгән, меңләгән балаларның язмышы хәл ителер иде. Алар үз гаиләләрендә, үз ата-анасы белән яшәр иде, дип ассызыклады Лилия Гомәрова.
Башинформ.
Читайте нас: