Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 август 2019, 14:17

Русия Хезмәт министрлыгы 2019 елның икенче кварталына халыкның җан башына яшәү минимумы күләмен билгеләде

Норматив-хокукый мәгълүмат порталында басылган боерыкка ярашлы, ул җан башына 11 мең 185 сум тәшкил итте.

Эшкә сәләтле халык өчен минимум 12 мең 130 сум, пенсионерларга — 9 мең 236 сум, балаларга 11 мең 4 сум күләмендә билгеләнде.
Беренче кварталда Русиядә яшәү минимумы 10 мең 753 һум, эшкә сәләтле халыкка — 11 мең 653 сум, пенсионерларга — 8 мең 894 сум, балаларга 10 мең 585 сум тәшкил итте.
Яшәү минимумы — кулланыучылар кәрзине хакы. Ул кешенең сәламәтлеген саклау һәм аның яшәү эшчәнлеген тәэмин итү өчен кирәк булган азык-төлек, товарлар һәм хезмәтләрнең минималь җыелмасын күз уңында тота. Айлык түләүләр һәм җыемнар да яшәү минимумына керә.
Күрсәткеч федераль һәм урындагы бюджетларны формалаштыру, социаль ярдәм күрсәтү, социаль программаларны әзерләп тормышка ашыру өчен файдаланыла.
http://www.bashinform.ru/bash/1344722/
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: