Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 август 2019, 00:22

Җәйге каникуллар озаермы?

Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен җәйге каникулны 1 октябрьгә кадәр озайтырга мөмкиннәр.

Бу яшьләргә акча эшләргә һәм сентябрьдә ял итәргә барырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге инициативаны Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Депутатлар укучыларның һәм студентларның нагрузкасы зур булуын әйткән. Барлык имтиханнар да диярлек июль башында бетә һәм каникуллар нибары ике ай гына дәвам итә. Моннан тыш депутат фикеренчә, күпчелек укучылар һәм студентлар җәй көне эшләүне кулай күрә, ә каникулларны озайту аларга практик тәҗрибәне һәм теоретик белемнәрне ныгытырга ярдәм итәчәк.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото: Ачык чыганак.
Читайте нас: