Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 сентябрь 2019, 14:38

Бәрәңге казу сайлауларга комачауламый

Бердәм тавыш бирү көне кояшлы матур һава торышы белән сөендерә.

Бердәм тавыш бирү көне кояшлы матур һава торышы белән сөендерә. Бөтен кеше бакча эшләренә кереште. Кәлчер Буран авылы халкы дәррәү бәрәңге казырга чыкты. Ләкин бу кәлчербуранлылыларның сайлау активлыгына йогынты ясамады. Сайлау участогында хәбәр итүләренчә, 11 сәгатькә 30 процент сайлаучылар үз тавышын биргән.
Гражданлык бурычын беренче булып Хатмулла Сәйфетдинов үти. Ул барлык мөһим эшләрне иртән башкарырга күнеккән.
Читайте нас: