Талбазы авылының 981 санлы сайлау учатогында (башкорт гимназиясендә урнашкан) беренче тавыш бирүчегә фонарьле ручка бүләк иттеләр.
Почтада сак хезмәтендә эшләүче пенсионер Айрат Мөхәммәтов участок ачылгач та килгән иде.
- Республикабызның арытаба да чәчәк атуын телим, шуңа сайлауга килдем, диде ул.
Аңа бүләкне сайлау участогы рәисе Юрий Николаев тапшырды. Мондый бүләкләрне 18 яшьлек сайлаучылар да алачак.