Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 сентябрь 2019, 19:51

Мортаза Рәхимов Республика Башлыгы өчен тавыш бирде

Уфадагы 131нче сайлау участогына беренчеләрдән булып Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов килде.

Республиканың яңа Башлыгы өчен 85 яшьлек сайлаучы башкаланың 16нчы мәктәбендә тавыш бирде. Төбәкнең элекке җитәкчесе ашыкмыйча гына бюллетеньне өйрәнде һәм беренче кабинкага китә.
8 сентябрьдә иртәнге сәгать 7дә Башкортстан буенча 3 434 сайлау участогы ачылды. Үз тавышларын 3 миллион сайлаучы бирә ала. Быел сайлау участоклары гадәттәгедән бер сәгатькә озаграк - кичке тугызга кадәр эшләячәк.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/vybory-2019/mortaza-r-khimov-respublika-bashlygy-chen-tavysh-birde/
Читайте нас: