Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 сентябрь 2019, 19:29

Спортчылар да читтә калмады

Талбазы авылының 981 санлы сайлау участогында тренер Фәим Гайсин җитәкчелегендә каратэ һәм кёкусенкай буенча ачык өйрәтү күнекмәләре дә үтте.

Талбазы авылының 981 санлы сайлау участогында тренер Фәим Гайсин җитәкчелегендә каратэ һәм кёкусенкай буенча ачык өйрәтү күнекмәләре дә үтте.
Шулай итеп өлкәннәр тавыш биргән арада балалар җәй буена онытылган күнекмәләрне искә төшерде. Түгәрәккә яңа укучылар да килде.
- Без күнекмәне 8 сентябрьдә үткәреп сайлауга ярдәм итәргә һәм күбрәк кешене кызыксындырырга булдык. Үзем чарадан соң сайлыячакмын. Республикада һәм районда спортны үстерергә ярдәм итәрлек кандидатка тавыш бирәчәкмен, - ди Фәим Гайсин.
Күнекмәдә барлыгы 6- 15 яшьлек 86 каратэчы катнашты, шуларның 46сы яңа укучылар.
Читайте нас в