Премьер-министр Дмитрий Медведев бу турыдагы боерыкка кул куйды. Аның белдерүенчә, акча федераль бюджеттан бүленәчәк. “Май указлары” кагылмаган бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары индексацияләнәчәк, дип билгелде ул.
Барлык федераль органнар – казна, бюджет, автоном, төбәк, муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хакы артуы көтелә. Аларга балалар бакчаларында эшләүче тәрбияче ядәмчеләре, юрстлар,бухгалтерлар, кадрлар бүлеге хезмәткәрләре керә.