Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 сентябрь 2019, 12:02

Янгантау ЮНЕСКО геопарклар челтәренә керде

Салават районында урнашкан Янгантау геопаркы Русиядә беренчеләрдән булып ЮНЕСКО геопарклары бөтендөнья челтәренә кертелде.

Карар Индонезиядә Гили Траванган утравында узган совет утырышында кабул ителгән.
ЮНЕСКОның геопарклар челтәрендә дөньяның 41 иленнән 147-дән артык объект исәпләнә. Әлеге статус Янгантауга үзенең геологик һәм мәдәни-тарихи мирасын сакларга, дөнья күләмендә танылу алырга мөмкинлек бирәчәк.
2017 елда Салават районы территориясендә булдырылган «Янгантау» геопаркы 1774 квадрат километр мәйданда җәелгән. Табигый мирас Халыкара табигатьне саклау берлегенең Кызыл исемлегенә, Русиянең һәм Башкортстанның Кызыл китабына кертелгән. Шулай ук территориягә БС-022 («Уфа платосы») Русиянең милли һәм халыкара әһәмияткә ия булган төп орнитология территориясе дә керә. Тугыз табигый һәм геологик объект аеруча саклана торган табигый территорияләрнең төбәк челтәренә керә һәм саклана.
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: