Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 сентябрь 2019, 12:01

Кар кайчан ятачак?

Ә кемдер октябрь аен җылы булачак дип фаразлаган иде...

Гидрометүзәк ни ди?
Бүген һәм иртәгә республикада кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Термометр баганасы төнлә +6,+11, көндез +13,+18 градус күрсәтәчәк.
"World-Weather" фаразлары буенча, көзнең икенче ае - октябрь болытлы һәм яңгырлы булачак. Көндез һава температурасы, уртача алганда, 9-10 градус җылы, төнлә – 4-5 градус булачак. Октябрьнең 20сеннән соң сизелерлек суыта: көндез термометр баганалары +4, төнлә -2 градуска кадәр төшәчәк.
Беренче кар катламы да республиканы ай ахырында - 29 октябрьдә каплар дип көтелә.
https://vk.com/club32350601?w=wall-32350601_31057%2Fall
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: