Башкортостан парламенты депутатлары туганнарынан һәм элекке тормыш иптәшенән алиментка мохтаҗ эшкә сәләтсез пенсия алды яшендәгеләрнең хокукы турында закон кабул итте.
Элек пенсия яшенә җиткән кешеләрнең генә мондй хокукы бар иде. Хәзер закон проекты ҡатын-ҡызларга — 55, ир-егетләргә 60 яшьтән шундый хокук бирә.
Республика Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев сүләренә караганда, закон пенсия яшен арттыруга бәйле кабул ителгән һәм пенсия алды яшендәгеләрнең социаль мәнфәгатьләрен яклау өчен әзерләнгән.
Фото ачык чыганактан алынды.