Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 октябрь 2019, 13:32

Республика күпфункцияле үзәкләре инвалид баланы реабилитацияләү өчен сертификат алуга гаризалар кабул итә башлады

Димәк, шушы көннән гаризаларны һәм документларны яшәгән урын буенча күпфункцияле үзәккә тапшырырга мөмкин.

1 октябрдән Башкортостанның күпфункцияле үзәкләре инвалид баланы реабилитацияләү өчен сертификат алуга гаризалар кабул итә башлады. Димәк, шушы көннән гаризаларны һәм документларны яшәгән урын буенча күпфункцияле үзәккә тапшырырга мөмкин.
Башҡортостанның күпфункцияле үзәкләре җитәкчелеге һәм Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тиешле килешү төзеде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Алдан хәбәр ителгәнчә, Башкортостанда инвалид бала тәрбиәләгәннәр быел көздән башлап 42 мең сумга (аныграк әйткәндә, 41 722,59) сертификат алу мөмкинлегенә ия. Аның белән баланы реабилитацияләу өчен түләргә була. Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров шундый йөкләмә бирде. Моны ничек эшләргә — шушы хакта http://www.bashinform.ru/news/1355301-v-bashkirii-nachali-vydavat-po-42-tysyachi-na-reabilitatsiyu-detey-invalidov-kak-ikh-poluchit/ уҡыгыз.
Башинформ.
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: