Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь 2019, 16:59

Алтын көзне бергә каршылап

Рәйсә һәм Ралим Миргалимовлар Талбазы авылында 44 ел бергә тату гомер кичерәләр.

Рәйсә Мохлисулла кызы Монголиядә, Ралим Миргалим улы Башкортстанда туып үсәләр. Ә бәхетләрен алар Авыргазы җирендә таба. Рәйсә һәм Ралим Миргалимовлар Талбазы авылында 44 ел бергә тату гомер кичерәләр.
Рәйсә хәрбиләр гаиләсендә үсә. Әтисенең тамырлары Башкортстаннан була, ә Монголиядә ул махсус задание үти. Әти-әнисе Советлар Союзына кызларына өч яшь булганда кайта. Мохлисулла Идият улы һәм Гыйльмениса Фәтхетдин кызы белемле кешеләр була, бер-берсе белән монгол, кытай, немец телләрендә җиңел аралашалар.
Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Рәйсә Ленинград консерваториясенә укырга керә. Әмма әтисе: «Безгә артистлар кирәкми», ди. Бу приказ кебек кабул ителә. Кыз читтән торып Башкорт дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә һәм гаиләләре яшәгән Аскын районы мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшли. Әмма авыл укытучысы табиб булырга хыяллана. Һәм моңа ирешә. Медицина институтында һәм аспирантурада белем алып, медицинада үз урынын таба.
Үзенең булачак ире белән студент елларында Уфада очраша.
- Тулай торакта бер бүлмәдә 16 кыз яшәдек. Шуның өчен җәй көне имтиханнарга Луначарский паркында әзерләндем, анда бәләкәй генә күл бар иде. Прокатка көймә алып, саф һава сулап, китаплар укый идем, - дип искә ала Рәйсә Мохлисулла кызы. - Күрәм, бер көнне минем яныма яшь чибәр егет утырган көймә йөзеп килә. Танышып киттек: ул авиация институты студенты Ралим Миргалимов икән.
- Мин башта кызны күрмәдем, ул көймәдә кырын ятып йөзә иде. Суда чәч толымын гына шәйләп калдым. Башта аңламадым, гаҗәпләндем. Ул минем язмышым йөзеп килгән икән, - дип бүгенгедәй искә ала шушы очрашуны Ралим Миргалим улы.
Талбазыда ул башта капиталь төзелеш бүлеге начальнигы, аннары МСОда производство-техник бүлеге мөдире булып эшли. Рәйсә район дәваханәсендә табиб-рентгенолог була.
Балаларыбызның үз гаиләләре. Улыбыз Ринат, Ленинград югары хәрби-инженер-төзелеш команда училищесын тәмамлап, Мәскәүдә яши һәм эшли. Картәтисе кебек, полковник исеменә лаек булды. Кызыбыз Айгөл - юрист, Уфада яши.
Балалары һәм оныклары пенсионерларны онытмый. Телефоннан шалтыратып, хәлләрен белешеп торалар, алар белән киңәшләшәләр. Ә ата-ана өчен аннан артык бернәрсә дә кирәкми. Хуҗалык эшләрен әлегә үзләре башкаралар.
Хуҗабикә кышкылыкка салатлар, соклар ясый, кыяр-помидорын тозлый.
- Боларның барысын да сатып алырга мөмкин, әмма үзеңнеке тәмлерәк, - ди ул.
78 яшьлек ветераннар сәламәтлекләре турында кайгырталар. Өйдә велотренажерда шөгыльләнәләр, кич белән саф һавада йөриләр. Каршылыклар аша йөгерү буенча Башкортстан чемпионы (60нчы елларда) Ралим Миргалим улы өчен физик күнегүләр бик кирәк. Велосипед - аның яраткан транспорты, турник - мускулларны ныгыту өчен иң яхшы чара.
Элекке кебек, ир белән хатын кайбер кагыйдәләрне үтәргә тырыша: якыннар белән элемтәне югалтмый, күңелгә ятышлы кешеләр белән генә дуслаша, мөмкинлеккә карап яши, хәрәкәтләнә, план-минимум (бер көнгә) һәм план-максимум (бер айга) булдыра.
Миргалимовлар элеккечә укырга ярата, шуның өчен хуҗаларның йортында классиклар әсәрләре җыелмасы саклана. Пушкин, Чехов, Шукшин китап киштәсендә төп урынны били.
- Бүген аларны яңадан укып чыгып, башкача кабул итәм, яшь вакыттагыча түгел, - ди пенсионер хатын. - Дөньяны үзләштерү олыгая барган саен үзгәрә икән.
Рәйсә Мохлисулла кызына Аллаһы Тәгалә музыка таланты да биргән. Әтисе консерваториядә укуын дәвам итәргә рөхсәт итмәсә дә, музыка һәрвакыт аның күңелендә була. Балачакта аңа Александров исемендәге ансамбльдә җырлау, ә мәктәп елларында илебезнең иң яхшы укытучылары-баянчылары җитәкчелегендә шөгыльләнү бәхете тия. (Ул чакта гаилә Мәскәүдә яши). Шуннан бирле «Осенние листья шумят и шумят в саду» аның иң яраткан җырына әйләнгән. Шушы җыр белән ул берничә тапкыр Мәскәү сәхнәләрендә чыгыш ясый. 16 яшьлек җырчы беренче тапкыр аны 1957 елда Мәскәүдә Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә башкара һәм беренче урын били.
Өйдә яраткан музыка коралларын саклап тоталар. Р.Миргалимова аларда яшь чакта уйнаган, әле дә куллары аларга тартылып кына тора. Берничә ел элек уллары Саратов гармунын алып киткән. Ерак Мәскәүдә аның тавышы балачак турында искә төшереп тора һәм бу күңелне җылыта, дигән.
Бүген, район мәдәният сарае каршындагы «Ветеран» хоры солисткасы Р.Миргалимова сәхнәгә чыкканда, тамашачылар аның талантына сокланалар һәм аны аягүрә алкышлыйлар.
Читайте нас: