Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 ноябрь 2019, 11:30

2022 елга республикада уртача хезмәт хакы 43 500 сумга җитәргә тиеш

«Хезмәткә түләү динамикасы инфляция темпларынан алдарак фаразлана», — дип билгеләде Башкортостанның вице-премьеры – икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.

2022 елга Башкортстанда уртача айлык эш хакын 43,5 мең сумга җиткерү күзаллана. 2020 елга һәм 2021-2022 елларның план чорына республиканың социаль-икътисади үсеше прогнозында нәкъ шундый хезмәт хакы күрсәткече билгеләнгән.
«Хезмәткә түләү динамикасы инфляция темпларынан алдарак фаразлана», — дип билгеләде Башкортостанның вице-премьеры – икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов сишәмбе Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Ҡорылтайда республиканың социаль-икътисади үсеш прогнозы белән таныштырганда.
Уның сүзләренә караганда, 2022 елга реаль кулланырлык акчалата керем 102,3 процент ка арта.
Фаразланган чорда эшсезлек дәрәҗәсе түбәнәеп, 2022 елга 4,7 процент тәшкил итергә тиеш.
http://www.bashinform.ru/news/1374812-k-2022-godu-srednyaya-zarplata-v-bashkirii-dolzhna-dostich-43500-rubley/
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: