Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 ноябрь 2019, 11:53

Казанга поезд белән

Уфа -Казан поездына билетлар сатыла башлаячак.

9 декабрьдә Уфадан 347Й санлы поездның 23нче һәм 24нче вагоннарына билетлар алырга була. Ә инде 10 декабрьдә Казаннан Уфага 125Г санлы поезд белән кайтырга мөмкин.
Туймазы, Бүздәк, Чишмәдә яшәүчеләр элек шушы маршрут белән Уфага укырга йөрүләрен әле булса сагынып сөйли. Тимер юл бәйләнеше алар өчен бигрәк тә уңай булыр, мөгаен.
Плацкарт вагонга билет хакы кыйммәт түгел – 1107 сумнан 1519 сумга кадәр. Автобус белән бару бәясе дә соңгы вакытта шул чама. Купега билет хакы, әлбәттә, кыйммәтрәк: 1645 сумнан 2637 сумга кадәр.
Поезд 9 декабрьдә Уфа вакыты белән 11.57 сәгатьтә кузгала һәм 10 декабрьдә 06.20 сәгатьтә Казанга барып җитә, ягъни юлга 20 сәгать 23 минут вакыт китәчәк. Кемдер өчен бу озак булып тоелса да, өлкән яшьтәгеләр, бала белән юлга чыгучылар өчен поезд – бик уңайлы транспорт.
Ә инде Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан билетлар кыйммәтләнә. Мәсәлән, 27 декабрьдә Казанга поезд белән барырга теләсәгез, бу сезгә 2000 сум тирәсенә төшәчәк.
Расписаниедән күренүенчә, поезд Уфадан так (нечетный) көннәрне, ә Казаннан җөп (четный) көннәрне йөриячәк.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Kazanga-poezdda-ilderep-21835/
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: