Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 декабрь 2019, 08:53

Йорт куяннары ярату өчен үстерелә

Шушы көннәрдә Талбазы авылының „Ярослава“ гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү үзәгендә төрле токымлы 10 йорт куяны барлыкка килде. Әлегә алар күп түгел, әмма тора-бара читлекләр артачак.

Үзәк территориясендә терлекләр абзары төзелгән, йорт куяннарыннан тыш, анда ике савым кәҗәсе, бер кәҗә тәкәсе һәм йомырка сала торган тавыклар асрала. Терлекләрне республика районнарында һәм шәһәрләрендә яшәгән кешеләр биргән. Мәсәлән, озын колаклыларны Уфадан гуманитар ярдәм үзәге хезмәткәрләре алып килгән, ул да „Ярослава“ хезмәткәрләре проекты булып тора.
- Терлекләргә, кешеләргә кебек үк, мәхәббәт һәм хәстәрлек таләп ителә. Алар белән аралашып, үзәктә яшәүчеләр тынычланалар, каушаган хәлдән чыгалар. Мин сәгатьләр буена, бармакларым туңганчы куяннар янында була алам. Һәркайсына кишер ашатам һәм үз җылымны бирәм, - ди „Ярослава“ автономияле коммерциянеке булмаган оешмасының генераль директоры Мария Дугина.
Җитәкче киләсе елга планнары белән дә уртаклашты. Язын Талбазы кризис үзәге каршында парк барлыкка киләчәк. Аны төзергә Түбән Новгородтан талантлы ландшафт дизайнеры һәм Русиянең төрле шәһәрләреннән волонтерлар ярдәм итәчәк. Бу парк бәланең кешеләрне милләтенә һәм диненә бәйсез рәвештә берләштерүе хакында районда яшәүчеләрнең исенә төшереп торачак.
Читайте нас: