Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 декабрь 2019, 17:15

Яңа ел алдыннан могҗизалар була ул

Яңа ел алдыннан биш яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга социаль түләүләргә ия булды.

„Башкортстан Республикасында төзелеш комплексын һәм архитектураны үстерү“ дәүләт программасы кысаларында бала туганда (уллыкка, кызлыкка алганда) яшь гаиләләргә социаль түләүләр бирү программасы буенча Таштамак авылыннан өч бала тәрбияләүче Юзвенко гаиләсе ипотека кредитын каплауга таныклык алды. Анастасия Альбертовна - балалар бакчасында тәрбияче, Евгений Борисович - шәхси эшкуар. Таныклык шулай ук Бишкаеннан Виктория һәм Юрий Федоровлар, Талбазыдан Альбина һәм Алмаз Әүхәдиевлар, Төрембәттән Гөлдәр һәм Азамат Галимовлар гаиләләренә тапшырылды.
„Наум“ агрофирмасында слесарь булып эшләүче Рәзиф Идрисовның күп балалы гаиләсенә „Башкортстан Республикасының авыл биләмәләрен тотрыклы үстерү“ программасы буенча субсидия бирелде. Бу программа 2006 елдан тормышка ашырыла. 2012-2018 елларда торак төзүгә, сатып алуга барлыгы 118 гаилә гомум суммасы 109, 767 миллион сумга таныклык алды. Быел гына шундый таныклыкка 19 гаилә ия булды. Алар гомум суммасы 18, 439 миллион сумлык, шул исәптән Башкортстан Республикасы һәм Русия Федерациясе бюджетларыннан 17, 402 миллион сум, урындагы бюджеттан 1,037 миллион сум акча алды. Финанс ярдәме Балыклыкүл, Талбазы, Сәмән, Яңа Кәлчер, Михайловка, Кәбәч, Трәпә һәм Батыр авыл биләмәләрендә яшәүчеләргә күрсәтелде.
Район хакимияте башлыгы Зөфәр Идрисов сертификатлар тапшырганда: „Һәр яшь гаилә тораклы булырга хыяллана“, диде. Ул гаиләләрдә һәрвакыт балаларның шат тавышлары яңгырап торуын, имин тормыш теләде.
Читайте нас: