Бу юлы ул Мәскәүнең Халыкара сәүдә үзәгендә оештырыла. Киң мәгълүмат чараларының 1900гә якын вәкиле әлеге чарага аккредитация үткән дә инде. Бу – рекорд сан. Әйтергә кирәк, мондый зур матбугат конференцияләре 15нче тапкыр үткәрелә һәм аларда чит ил матбугат чаралары журналистлары да күпләп катнаша.