Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 декабрь 2019, 11:10

Троллейбуслар артачак

Башкортстан Хөкүмәте шәһәр транспортын яңарта.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров эш сәфәре барышында Уфа трамвай-троллейбус заводында булды.
Ул популяр шәһәр транспортының яңа модельләрен карады. Бу техника берничә чакрым юлны контакт челтәренә тоташмыйча да үтәргә сәләтле. Әлеге вакытта завод үз продукциясен Әлмәт, Иваново, Чабаксар шәһәрләренә озата.

Якын араларда Уфа белән Стәрлетамак шәһәр маршрутлары шундый 40 яңа троллейбус белән тулыланачак. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итте.
Фото: https://yandex.ru/images/search?from=tabbar&text=троллейбусное%20депо&pos=8&img_url=https%3A%2F%2Ftransphoto.ru%2Fphoto%2F02%2F68%2F31%2F268311.jpg&rpt=simage
Читайте нас: