Авыргазы хәбәрчесе
-1 °С
Облачно
Җәмгыять
18 Декабря 2019, 06:35

Владимир Путин Ангела Меркель белән нәрсә сөйләште?

Владимир Путин һәм Германия канцлеры Ангела Меркель Германия ягы башлангычы белән телефон аша сөйләшү үткәрде.

Добавить в предпочтительные источники Google

Кремльдә белдерүләренчә, дөнья лидерлары узган "Нормандия саммитын" уңай бәяләде. Моннан тыш, Путин һәм Меркель Евросоюзның энергия хәвефсезлеге турында фикер алышты.
Аерым алганда, дәүләт башлыклары 2020 елның 1 гыйнварыннан соң Украина территориясе аша Русия табигый газ транзиты перспективалары һәм "Төньяк агым-2" проекты турында сөйләште.

Дөнья лидерлары, шулай ук, Ливиядәге кризис турында фикер алышты, вәзгыятьнең кискенләшүенә юл куймауның мөһимлеген билгеләп үттеләр.

Фото ачык чыганактан алынды.

Читайте нас