Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 гыйнвар 2020, 11:30

Тренерларга -дәүләт ярдәме

“Авыл тренеры» программасы буенча, ел саен республика казнасыннан 60 млн сум бүленәчәк.

Әлеге ярдәм Республика территориясендә урнашкан авылларда, эшчеләр поселокларында, шәһәр тибындагы поселокларда һәм 50 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләрдә спорт әзерлеге программаларын гамәлгә ашыруда катнашучы тренерларга биреләчәк. Башкортстан Хөкүмәтенең 14 гыйнварда узган утырышында, бер тапкыр компенсация түләүләре бирү тәртибе расланды. Ел саен Башкортстанның 100 авыл тренеры йорт сатып алу, йорт төзү, яисә җир биләмәсе сатып алу өчен 600 мең сум күләмендә акча алачак.
“Авыл тренеры» программасы буенча, ел саен республика казнасыннан 60 млн сум бүленәчәк. Әлеге документны без Русия Спорт министрлыгы белән эшләдек. Спорт министрлыгы федераль дәрәҗәдә шундый ук документны эшләү өчен безнең проектны нигез итеп алды. Бүгенге көндә, Русиядә, нәкъ менә авыл тренеры буенча мондый башлангыч юк. Без беренче булып башладык”, - дип хәбәр итте төбәкнең яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов.
Авыл тренеры хезмәт вазыйфаларын башкаручы компенсация түләү турында район хакимияте белән килешү төзи һәм әлеге җирлектә, кимендә 5 ел тренер булып эшләргә тиеш булачак. Башкортстан Спорт министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, авылда эшләү өчен, бүгеннән 131 тренер кирәк. Спорт төрләре арасында иң күбе - йөзү, спорт көрәше һәм көрәш буенча тренерлар җитешми икән.
«Авылда спортны хуплау - мөһим бурыч. Безнең төп юнәлешләрнең берсе нәкъ менә авыл территорияләрен үстерү белән бәйле. Минемчә, бу дөрес программа, аны хупларга һәм авылларга квалификацияле кадрларны җәлеп итәргә кирәк», - дип белдерде Башкортстан хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров.
https://yandex.ru/images/search?from=tabbar&text=спорт&pos=13&img_url=https%3A%2F%2Fst.depositphotos.com%2F1063346%2F1340%2Fi%2F950%2Fdepositphotos_13409370-stock-photo-assorted-sports-equipment-on-black.jpg&rpt=simage
Читайте нас: