Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2020, 11:20

Бөтендөнья башкортлары корылтае бурычлар билгеләде

Чарада 2019 елның бик нәтиҗәле үтүе турында ассызыкланды.

Бүген Бөтендөнья башкортлары корылтае 2019 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2020 елга планнар төзеде. Моңа багышланган матбугат конференциясен Бөтендөнья башкортлары корылтае рәисе Эльвира Аетколова ачты.Чарада агымдагы елны республикада "Башкорт теле елы" дигән баш астында үткәрү турында да сүз булды.

- Социаль челтәрләрдә безнең эшчәнлек турында һәркөн мәгълүмат бар. 2019 елда бик актив эшләдек. Узган елда Бөтендөнья башкортлары корылтаеның V съезды үтте. Анда нигез салынган эшләрне киләчәктә дә башкарачакбыз. Шул ук вакытта күрше төбәкләрдә Башкортсан көннәре үтте. Анда да телне, мәдәниятне үстерү буенча башлангычлар булды.

"Аек авыл" проекты да былтыр старт алды. Ул быел да дәвам итәчәк. Декабрьдә районнарда корылтай рәисләре белән очраштык. Анда да эшләр киң җәелдерелгән. Республика Башлыгы Радий Хәбиров 2020 елны Башкорт теле елы буларак та билгеләүне хуплады. Әлеге башлангычларда районнар да актив катнашачак, - диде Эльвира Аетколова.

Эльвира Ринат кызы билгеләвенчә, агымдагы елның һәр ае ниндидер исем астында үтәчәк. Районнар болардан тыш та телгә бәйле чаралар үткәрәчәк. Ел ахырында районнар төрле номинацияләрдә билгеләнәчәк. Мәсәлән, июль "Башкорт теле - дуслык теле" баш астында үтәчәк. Билгеле булуынча, бу айда балалар җәйге ялда була. Шушы вакытта җәйге лагерьларда балаларны телгә өйрәтү, башка төбәкләрдән республикага килгән балаларга тематик экскурсияләр оештыру һәм башкаларны үз эченә алачак.

"Аек авыл" республика конкурсында 464 авыл катнашты. Аеруча Баймак һәм Илеш районнары актив булды. Алардан 22 авыл катнашты. Белорет районына бу чарага хәтта Финляндиядән телеканал килгән. Анда Русиянең спиртлы эчемлекләрне кулланудан арынуы турында зур репортаж эшләнгән.

Чарада билгеләнүенчә, 22-23 гыйнварда наркологлар “Кайнар линия”дә республика гражданнары сорауларына җавап бирәчәк. 88007000183 номеры буенча теләгән һәркем белгечләр тәкъдимен, киңәшен тыңлый алачак.
Читайте нас: