Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2020, 11:20

Эш хакы белән барысы да канәгатьме?

Башкортстанда яшәүчеләр хезмәт хакы белән канәгатьме?

Башкортстанда яшәүчеләр хезмәт хакы белән канәгатьме? Хезмәткәрләр җитәкчеләре белән хезмәт хакын күтәрү турында сөйләшәме? Һәм бу сөйләшүләр ни белән тәмамлана? HeadHunter кампаниясе белгечләре шул хакта сораштырулар үткәргән.
Нәтиҗәләр сөендерерлек түгел: баксаң, республика халкының 77 процентын эш хакы канәгатьләндерми икән.
“Айлык керемнәре белән канәгать булмаучыларның күбесе – фрилансерлар, эшче һөнәр вәкилләре. Еш кына табиблар, фармацевтлар, иминлек тармагы хезмәткәрләре, сәнгать һәм медиа өлкәсендә эшләүчеләр хезмәт хакы белән канәгать түгел. Ә керемнәре белән тулысынча канәгать булучылар – HR- белгечләр, төзүчеләр, юристлар һәм күчемсез милек белән эшләүчеләр”, - дип хәбәр итте компаниянең матбугат хезмәте җитәкчесе Анна Осипова.
Сораштыруда катнашучыларның 59 проценты җитәкчеләре белән эш хакын күтәрү темасына сөйләшергә туры килүен таныган. 71% хезмәткәр бу теманы үзләренең инициативасы белән кузгаткан.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/Esh-haki-bel-n-kan-gatme-78949/
Читайте нас: