Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 гыйнвар 2020, 11:25

Безнең бурыч – күрсәтелүче хезмәтләрдән халык канәгать булсын

Хөкүмәттә каты көнкүреш калдыклары әйләнеше өлкәсендә актуаль проблемаларны хәл итү һәм төбәк операторлары белән үзара бәйләнеш буенча видеоконференция төрендә киңәшмә узды.

Хөкүмәттә каты көнкүреш калдыклары әйләнеше өлкәсендә актуаль проблемаларны хәл итү һәм төбәк операторлары белән үзара бәйләнеш буенча видеоконференция төрендә киңәшмә узды. Ул Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров җитәкчелегендә һәм вице-премьер, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев катнашлыгында үтте.

Фикер алышуда башкарма власть органнары вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, шулай ук каты көнкүреш калдыклары әйләнеше буенча төбәк операторлары булган компанияләр җитәкчеләре катнашты.
– Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча планлы эшне дәвам итәбез. Безнең бурыч – күрсәтелүче хезмәтләрдән халык канәгать булсын өчен барысын да эшләү. Башкортстан каты көнкүреш калдыклары әйләнеше системасы эше сыйфаты буенча лидер булырга тиеш, – диде Андрей Назаров.
Бүген республикада калдыкларны җыю һәм чыгару мониторингының автоматлаштырылган системасын эшкә кушу буенча актив эш алып барыла.
Киңәшмәдә катнашучылар, шулай ук, юридик берәмлекләр һәм шәхси эшкуарлар белән каты көнкүреш калдыклары әйләнеше өлкәсендә хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзү мәсьәләсе буенча да фикер алышты.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekologiya-ely/Ch-p-reformasi-d-vam-it-
Читайте нас: