Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 гыйнвар 2020, 11:25

Корылтай пестицидлар белән эш итү турында закон тәкъдим итте

Умартачыларга агрохимикатлар белән кырларны эшкәртү турында хәбәр итәргә тиеш булачаклар.

Федерация Советында Ирек Ялалов Башкортстан Дәүләт Җыелышы - Корылтаенда әзерләнгән «Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү турында «Федераль законның 22 статьясына үзгәреш кертү хакында» Федераль закон проектын тәкъдим итте һәм хуплауны сорады. Төп яңалык - авыл хуҗалыгы предприятиеләре халыкка кырларны эшкәртү турында хәбәр итәргә тиеш. Мәгълүмат бирү бурычы «Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән хәвефсез эш итү өлкәсендә РФ Хөкүмәте вәкаләтле федераль башкарма хакимият органы» на йөкләнәчәк диелә закон проектында. Бу функцияләрне әлеге вакытта Россельхознадзор башкара.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Koriltay-pestitsidlar-bel-n-esh-it-turinda-zakon-t-kdim-itte-88827/
Читайте нас: