Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 гыйнвар 2020, 11:25

Җылылык өчен хак артты

Гыйнвар аенда меңнәрчә кешеләр җылылык өчен өчләтә, хәтта бишләтә артып килгән суммалы квитанцияләр алды.

Гыйнвар аенда меңнәрчә кешеләр җылылык өчен өчләтә, хәтта бишләтә артып килгән суммалы квитанцияләр алды
Торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларның елына ике тапкыр – 1 гыйнварда һәм 1 июльдә - артуына күнегә башлаган республика халкы быел чираттагы артуның бер генә - июльдә генә буласын белеп, иркен сулап куйгандай иде. Ләкин гыйнварның 10нарында башкала халкы җылылык өчен суммалар күрсәтелгән квитанцияләрне кулына алгач, аптырап калды.
Суммалар декабрь ае белән чагыштырганда 2, 3, хәтта 4 тапкырга күбрәк күрсәтелгән булып чыкты. Ни өчен шулай килеп чыккан? Исәпләүләр дөресме? Җылылык бирүче компанияләр бу хәлгә ничек аңлатма бирә? Сорауларга җавап эзләп, дөреслекнең төбенә төшәргә тырышып, күпләр төрле инстанцияләрне һәм чиновникларның социаль челтәрләрдәге битләрен аһ-зарларга тутырды.
Квитанцияләрне кулга алу белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрдәге бите санаулы сәгатьләр эчендә бу хәлгә гаҗиз булып, аптырап язылган комментарийләр белән тулды: “Декабрь аена җылылык өчен түли торган квитанция алдык. Без “в шоке”! Бер бүлмәле фатир өчен 4-6 мең сум түләргә килгән”, “Ике бүлмәле фатирга 8-10 мең сумны ничек түләргә?! Каян алынган бу саннар?”, “Декабрьдә 3 100 иде, әле 10 000 сум килгән. Бу бит ике айлык квартплата! Нигә мыскыл итәләр?”, “Аена 20 мең сум алып эшлим. Шуның 12 мең сумы - җылылык өчен. Ничек яшәргә арытабын?! Радий Фәрит улы! Бу хәлне контрольгә алуыгызны сорыйбыз!” һәм башкалар.
Аңлавыбызча, бу суммалар әле җылылык өчен генә. Моның янына кушып капремонтка, электрга, газга һәм суга да түләргә кирәк. Барысын бергә кушсаң, гаилә бюджетының зур өлеше кимегәне шундук сизелә.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/ili-chen-nik-hak-artti-89253/
Читайте нас: