Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 гыйнвар 2020, 18:00

Күңел халәтен чагылдыручы һөнәр

Район балалар китапханәсе китапханәчесе Светлана Әмирханова республика конкурсы йомгаклары буенча районда иң яхшы мәдәният хезмәткәре булды. Ул 50 мең сумлык грант алды.

Ул егерме елдан артык китапханә өлкәсендә эшли. Светлана Миңлевәли кызы балаларны китаплар белән таныштыра, мәгълүмат дөньясына дөрес юл табарга өйрәтә. Бәләкәй укучылар аңа үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итәләр, шатлыкларын уртак- лашырга киләләр. Китапханәче - алар өчен киңәшче, психолог һәм дус.
Һөнәр - аның өчен күңел халәте. Ул 2018 елда ачылган «Табиб китап» библиотерапия үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларны хезмәтләндерү буенча эш алып бара. Театр елы инновацион эш төрләрен кулланып әзерләнгән чараларга бай булды. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел чыршысы үткәрү яхшы традициягә әйләнде.
- Шундый чараларга балаларның кызыксынып йөрүе, аларның танып белү уеннарында, диспутларда катнашуы күңелле хәл, - ди Светлана Миңлевәли кызы.
В.Алексеев.
Читайте нас: