Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 март 2020, 12:00

Азык-төлеккә кытлык булмаячак

Башкортстанда Хөкүмәт вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов азык-төлеккә кытлык булмаячак, диде.

“Алдагы көндә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү куәтен арттыру да сорала. Мәсәлән, Чишмә сөт заводы көн саен 60 тоннага кадәр продукция җитештерә ала, ә бүген аның күләме нибары 25 тонна гына тәшкил итә. Без, әлбәттә, кешеләрнең үзебезнең төбәк продукциясен күбрәк сатып алуларын көтәбез. Бу безнең эшкәртүчеләргә дә, аграрийларга да ярдәм итәчәк. Апрель аенда без карабодайның чәчү мәйданнарын бу ярманың запаслары ике-өч елга җитәрлек итеп арттырачакбыз. Моның өчен махсус карар да кабул ителәчәк. Шулай ук уҗым арышы өчен күбрәк чәчү мәйданнарын әзерләячәкбез, хәзер базарда аңа ихтыяҗ зур”, - дип билгеләп үтте вице-премьер.
Фото: https://yandex.ru/images/
Читайте нас: