Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 апрель 2020, 13:00

Режимны бозган өчен – штраф

2нче апрельгә каршы төндә Уфада рейд вакытында полиция хезмәткәрләре 33 яшьлек ирне тоткан.

Ул Затон бистәсенең Летчиклар урамында булган. Пандемия чорында урамда йөрергә яратучыга карата хокук бозганы өчен протокол төзелгән. Полиция хезмәткәрләренең материаллары судка җибәрелгән. Утырыш барышында ир үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозуда гаебен таныган. Төнге сәфәре өчен суд аңа 15 мең сум штраф түләүне билгеләгән. Чыганак: Proural.info
Фото интернет челтәреннән алынды.
Читайте нас: