Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 апрель 2020, 11:55

Эзләгәннәргә эш бар

Республикада яңа шартларда эшсезлек буенча түләүләр арттырылды.

Быел федераль үзәктән шушы максатка гадәттәгедән ике тапкырга күбрәк сумма бирелде.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова әйтүенчә, эшләргә теләгәннәргә хезмәт хаҡы 25 мең сумнан 70 мең сумга кадәр тәшкил иткән вакансияләр бар.
Эпидемиягә бәйле илдә эшсезләр армиясе үсә. Аларга ярдәм итү өчен, мәсәлән, республика власте федераль үзәктән 3,3 миллиард сум акча сорады. Былтыр бу сумма 1,5-1,7 миллиард сум тәшкил итте. Ленара Иванова әйтүенчә, властьнең төп бурычы – эшсезләрне эш белән тәэмин итү, ә пособие түләү генә түгел. Пособие кешегә эш тапҡанчы ярдәм итергә тиеш. Әлеге вакытта күп кенә эш хакы тәкъдим иткән вакансияләр бар, дип белдерде министр, мәсәлән, водительләр, кошчылык комплексы хезмәткәрләре һәм башкалар.
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: