Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 Май 2020, 01:05

Мебель магазиннары кайчан эшли башлый?

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров онлайн тәртиптә чираттагы “Сәнәгать сәгате”н үткәрде.

Башҡортостандың сәнәгать һәм энергетика министры Александр Шельдяев хәбәр итүенчә, төбәктә мебель тармагына ҡараган 130-дан артык предприятие эшли. Аларда ике меңнән күбрәк хезмәткәр исәпләнә. 30 марттан җитештерүчеләр продукция чыгаруны туктаткан. Моннан тыш, сәүдә үзәкләре ваҡытлыча ябылып, җиһаз сатылмагач, эш хакы һәм салым түләүгә акча җитми башлаган.
Киңәшмәдә катнаыучылар җиһаз сәнәгатенә ярдәм чаралары, бу тармакны коронавирус чиреннән зыян күргәннәр исәбенә кертү, бөтен хәвефсезлек чараларын тәэмин итеп, предприятиеләрнең эшен тергезү буенча фикер алышты.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәткә азыҡ-төлектән тыш бүтән тауарлар, шул исәптән җиһаз сату белән шөгыльләнгән магазиннарны мөмкин кадәр ачу буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: