Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 Май 2020, 12:15

Хуҗасыз машиналарны кайда куялар?

7 майда Республика йортында Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров онлайн тәртиптә “Җәмәгать киңлекләре һәм торак-коммуналь хуҗалык сәгате” дигән чираттагы тематик киңәшмә үткәрде.

Республиканың торак-коммуналь хужалык министры урынбасары Николай Ельников биләмәләрне ташландык автомобильләрдән тазартыу буенча эш турында сөйләде. Март азагына коммуналь хужалык хезмәткәрләре хужасыз транспорт турында 782 белдерү элгән, 579 кеше машиналарын үҙләре читкә алып киткән, 126 автомобильне махсус урыннарга озатканнар. 27 кеше штраф түләп, машинасын барып алган. 30 марттан соң эш туҡтатып торылган. Әле министрлык хуҗасыз машиналар турында мәгълүмат туплый.
Николай Ельников шулай уҡ биләмәләрне санитар эшкәртү турында да хәбәр итте. Республикала 48 меңнән артык подъезд, 10 меңнән күбрәк ихата, ике меңгә якын җәмәгать транспорты туҡталышы, 43,5 миллион квадрат метр урам-юл челтәре дезинфекцияләнергә тиеш. Бу эш көн саен башкарыла.
Торак-коммуналь хужалык министры урынбасары Марат Шәнгәрәев аз катлы торак фонды өчен энергияне саклау программасы белән таныштырды. Республика буенча 3857 йортта җылылыкны исәпләү приборы ҡуерга кәрәк. Федераль законга ярашлы, милек хуҗалары аларны үз иҫәбенә урнаштырырга тиеш. Ләкин мондый йортларда яшәгән гаиләләрнең түбән керемле булуын игътибарга алып, программаны гражданнар исәбенә генә тормошка ашыру мөмкин түгел. Шуңа күрә министрлык бу эшкә республика һәм урындагы бюджетлар аҡчасын җәлеп итү тәкъдимен кертә.
Радий Хәбиров ведомствога өстәмә исәп-хисап ясарга һәм счетчикларны ҡую хакын арзанайту мөмкинлеген карарга кушты.
Читайте нас: