Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 Май 2020, 00:00

Һәр урында интернет булачак

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр урынбасары Андрей Назаров онлайн киңәшмә үткәрде.

Анда республикадагы мохтаҗ булган төбәкләрне интернет белән тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Сөйләшүдә төрле элемтә операторлары, интернет-провайдерлар да катнашты.
Башкортстан Республикасы дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин авыл- шәһәрләргә интернет үткәрү мәсьәләсен хәл иткәндә министрлыкның телекоммуникация компанияләре белән даими бәйләнештә булуы хакында сөйләде, провайдерларның инвестиция планнары белән таныштырды.
Киңәшмәдә интернет бәйләнеше белән тәэмин иткән оешмалар вәкилләре дә чыгыш ясап, Башкортстан белән хезмәттәшлеккә әзер булулары хакында җитткерде.
Нәтиҗәдә, Андрей Назаров кешеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга юнәлтелгән бу мөһим проектка җаваплы караш булдыруны, Башкортстанның төрле райондарында югары тизлекле интернет бәйләнешен үткәрүдә килеп туган проблемаларны тиз арада хәл итүне сорап, телекоммуникация компанияләренә түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать итте:
“12 майда без сезгә тоташ республиканы интернет бенән тәэмин итү программасын тәкъдим итәчәкбез”.
Читайте нас: