Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 Май 2020, 12:00

Товарларны чит илгә транспортлау чыгымнары төбәк бюджетыннан субсидияләнәчәк

Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитетында ике экспортер-компания белән товарларны чит илгә транспортлау чыгымнарын төбәк бюджетыннан субсидияләү турында беренче килешүләргә кул куелды.

Тышкы факторларны, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе таратуны исәпкә алып, Башкортстан икътисадының тотрыклылыгын арттыру буенча беренче чираттагы чаралар планы һәм "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында "Сәнәгать металлургия технологияләре" һәм "Башлессервис" җәмгыятьләре финанс ярдәме алды.
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: