Авыргазы хәбәрчесе
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 Май 2020, 11:10
Ипотека түләүчеләргә субсидия булырмы?
Башкортстанның хокукый мәгълүмат сайтында кредит оешмаларыннан ипотека кредитлары алган гражданнарга процентларын түләү өчен төбәк бюджетыннан түләүләр тәртибен билгели торган карар басылып чыккан.
Документ нигезендә, субсидияне 2018 елның гыйнварыннан 2020 елның 1 апреленә кадәрге чорда торак заемын алган 18 яшьтән өлкәнрәк Русия Федерациясенең һәр гражданы алырга мөмкин.
Шартлар арасында шулай ук өч һәм аннан да күбрәк бала булу, бурычка алучының яки аның балаларының инвалидлык булуы да билгеләнә. Субсидия алу хокукын шулай ук ялгыз ана, ире яки хатыны һәлак булган яки югалган ир белән хатын алырга мөмкин. Моннан тыш, түләүләр 2020 елның 15 мартыннан 1 июненә кадәр эшен югалтучыларга да биреләчәк.
Карарда хәбәр ителгәнчә, субсидияләр кредит буенча процент ставкасыннан өч процент пункты күләмендә түләнәчәк. Субсидияләр билгеләнү вакыты - 2020 елның 1 апреленнән 2020 елның 31 декабренә кадәр.
Акчаны программада катнашучы дип танылганнан соң, ай саен яки бер тапкыр бирелә торган түләү белән алырга мөмкин булачак.
Карар һәм субсидия алу өчен гариза тексты белән
https://npa.bashkortostan.ru/28047/
сайтында танышырга мөмкин.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/common_material/Ipoteka-t-l-chel-r-subsidiya-alirga-m-mkin-261170/
Читайте нас: