Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 Май 2020, 12:00

Үзизоляция тәмамланырмы?

Русия президенты Владимир Путин бүген киңәшмә үткәрә.

Анда коронавирус буенча илдәге хәл тикшереләчәк, шул исәптән 11 майдан соң да үзизоляцияне дәвам итү мөмкинлекләре каралачак.

Бу хакта ил башлыгының матбугат-секретаре Дмитрий Песков сүзләренә таянып, ТАСС хәбәр итә.

28 апрельдә төбәк башлыклары белән үткәргән киңәшмәсендә Путин үзизоляция режимын илдә 11 майга кадәр озайту турындагы карар кабул итүен әйткән иде. Шунда ук ул гадәти тормышка кайту өчен әзерлек эшләрен башларга һәм этаплап чикләү чараларын киметүгә тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Дөрес, һәр төбәк коронавирус эпидемиясенә карата төрлечә эш итәчәген дә билгеләгән иде ил башлыгы.

Кайдадыр чикләү чаралары йомшартылырга мөмкин, кайдадыр алар сакланачак. Барысы да чирнең таралуына бәйле. Башкортстанда исә коронавирус йоктыручылар саны һаман арта гына бара.

Чыганак: Башинформ.

Читайте нас: