Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май 2020, 14:15

Урманнарга корткычлар һөҗүм итә

Республиканың берничә районында әлеге хәл күзәтелә.

“Рослесозащита” ФБУ филиалы - "Башкортстан Республикасы урманны саклау үзәге" мәгълүматлары буенча, Уфа урманчылыгының Благовещен участок урманчылыгы территориясендә 8,3 мең гектар мәйданда зарарлы организмнар активлашкан. Башлыча, юкә, карама һәм яфраклы башка агачлар зарарланган. Урман хуҗалыгы министры урынбасары Азат Әхтәмов билгеләп үткәнчә, республика урманнарында зарарлы организмнар санын локальләштерү чаралары Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы тарафыннан эшләнгән. Урман саклау эшләре Уфа урман хуҗалыгы көче белән 13 майдан 17 майга кадәр 5 көн дәвам итәчәк. Благовещен районының Ильина-Поляна, Новонадеждино, Орлов, Тугай авыллары биләмәләре территориясендә шулай ук корткычларның күпләп үрчүе ачыкланган, аларны да юкка чыгару эшләре башкарылачак. Русия Президенты Владимир Путин имзалаган "Экология" гомумдәүләт проекты урманнарны саклауны да күз уңында тота. Бу җәһәттән яз айларында урманнарны янгыннан, корткычлардан саклау буенча республикада бик күп эшләр гамәлгә ашырылды.
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: