Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 Май 2020, 10:00

Эшсезләр пособиегә өмет итә

Башкортстанда халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте эшсезлек буенча пособие алуга 60 меңнән артык гариза кабул итте, диде Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Премьер-министр урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

"Без инде 2009 елның рекордын уздык. Көненә 2 меңнән артык гариза килә ", - диде ул.

Хәзерге вакытта төбәктә 50 мең эшсез теркәлгән. Аларның күп өлеше 1 марттан соң эшен югалткан һәм пособиенең иң зур күләмен алачак.

"Без Русия Хөкүмәтенең алга таба чаралар турында фикер алышырга ниятләве турында хәбәрдар. Моннан тыш, 741 миллион сумга хезмәт базарына ярдәм итү буенча биш федераль чарада катнашуны планлаштырабыз», - дип хәбәр итте министр.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/social/Eshsezl-rd-n-k-nen-2-me-gariza-kil-269100/
Читайте нас: