Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 Май 2020, 12:30

Якташларыбыз Туган ил сагында

Михайловка авылыннан Руслан Исәнбаев Ерак Көнчыгышта ракета гаскәрләрендә хезмәт итә.

Әти-әнисе аның уңышлары белән горурлана. Егетнең армия сафларына басканына да ярты ел үтеп киткән.
9 майда, Бөек Җиңү көнендә, Руслан телефон аша якыннарына күңелле хәбәр җиткергән. Командование солдатка мактауга лаек хезмәте өчен рәхмәт белдергән. Шуның артыннан ук әтисе белән әнисе исеменә улларын яхшы тәрбияләгән өчен Рәхмәт хаты килә.
Наил Насыйбулла улы белән Равилә Габделхәер кызы, дүрт бала үстереп, аларга зур тормыш юлына чыгарга ярдәм иткәннәр.
Армиягә алынганчы Руслан Салават колледжында укый, анда автомеханик белгечлеге ала, аннары Омскида эшләргә дә өлгерә.
- Энебез әлегә планнары хакында сөйләми, - ди апасы Сөмбел. - Алда әле ярты ел хезмәт итәсе бар. Кайвакыт контракт турында ишетәбез. Ничек булса да, аның дөрес юл сайлавына ышанабыз. Ул нык характерлы, үҗәт, максатчан.

Читайте нас: