Аның сүзләренә караганда, беренче туристларны Кытай, Көньяк Корея һәм башка Азия илләреннән көтәләр. Һәм шул ук вакытта дөньяның төрле нокталарына самолётлар оча башлаячак. Илдә эчке туризм май ахырында ук эшли башларга мөмкин, дип өстәде министр. Әмма моның өчен гражданнарның санитар хәвефсезлек чараларын үтәве кирәк. Эрсой ассызыклаганча, Төркия хакимиятләре санитар-гигиена хәвефсезлеге планында кунакханәләрне сертификацияләү буенча җентекле программа эшләгән.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Төркиядә коронавирус белән чирләүчеләр саны 148 меңнән артып киткән.
Фото ачык чыганактан алынды.