Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 Май 2020, 13:30

Элек кабул ителгән чаралар гамәлгә ашырыламы?

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында икътисадка һәм социаль өлкәгә ярдәм итү буенча элек кабул ителгән чараларны гамәлгә ашыру турында киңәшмә уздырды. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.

Президент медицина белгечләренә, социаль хезмәткәрләргә, балалы гаиләләргә, предприятиеләргә һәм бизнеска ярдәм итү өчен федераль бюджеттан җибәрелгән моңарчы күрелмәгән финанслар турында искә төшерде.

Киңәшмәдә катнашучылар власть органнары гамәлләренең нәтиҗәлелеге турында фикер алышты, кешеләр һәм конкрет оешмаларның ни дәрәҗәдә оператив ярдәм алуларын карады.
Читайте нас: