Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 Май 2020, 10:00

Гает намазына телевизор аша кушылыйк

Тәлгать хәзрәт ТАҗЕТДИН, Русия мөселманннарының Үзәк диния нәзәрәте рәисе:

“Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
Рамазан – олы куаныч ае. Ләкин быел беренче тапкыр аны авыр шартларда үткәрдек. Илебезгә, бөтен дөньяга зур бәла килде. Шуңа күрә мәчетләребездә тәвәрих, җомга намазларын укый алмадык.
Кызганычка каршы, катлаулы хәл әле дә бетмәде. Илебез яңа чир белән көрәшү өчен бик күп эш алып бара. Шуңа күрә быел Гает намазын зур җәмәгать җыймый гына, имамнар, мәчеттә хезмәт итүчеләр белән генә үткәрәбез. Беренче канал буйыенча бөтен илгә, БЮТ каналы аша республикага Гает намазы күрсәтеләчәк.
Барыгыз да Ураза бәйрәмен өегездә каршылап, телевизор аша гомум Гает намазына кушылығыз. Авырыулар үтеп, киләчәктә изге Рамазаныбызны шатлык-куанычта, бердәмлектә генә каршыларга насыйп булсын!”
Фото: Башҡортостан Башлыгы матбугат хезмәте.
Читайте нас: